Илшат Әминов: Социаль челтәрләрдә шаярыр алдыннан да уйларга кирәк

Бүген «ШАЯН ТВ» телевизион блогерлары десанты Татарстан Журналистлары берлегендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Әминев Илшат Юныс улы белән очрашты.

Журналист белән блогерның аерымасы нидән гыйбарәт? Бүген Илшат Әминев телевизион блогерлар белән узган очрашуда әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирде.
Дөрестән дә, тормышыбызга актив булып килеп кергән блогер кем соң ул? Шул ук журналист түгелме?

«Беләсезме, аерма зур түгел. Журналист та блогер була ала. Әгәр ул сәхифәсендә җәмгыять өчен мөһим сорауларга җавап эзли икән, бу бик яхшы. Ә үз тормышын гына күрсәтеп баручыларның эше күңел ачуга гына әйләнеп кала. Сез – киләчәктә зур шәхесләр буласы яшьләр. Бүген бу эшне башлыйсыз икән, хәзер үк шушылар хакында уйларга тиеш. Нәрсә язганыгызны алдан уйлагыз. Сез – дөньяны яхшыга үзгәртүчеләр. Без дә үстек, ләкин хәзер сезнең бөтен тормыш социаль челтәрләрдә. Хәтта шаярыр алыннан да уйлагыз», – дип башлады очрашуны Илшат Әминев.

Яшь блогерлар Ютуб, тик-ток кебек социаль челтәрләр, хейтер һәм кибербуллинг, танылган блогерлары турында сорауларга җавап ишетте. Татар журналистикасына бәйле сораулар да булды.

«Татар журналистикасы үзгәрә. Иң төп проблема: әдәби татар телендә сөйләшә, аеруча фикер йөртә торган белгечләр азая. Безнең максат шундый журналистларны үстерү. Хәзер иң кирәк белгечләр – ике телдә камил сөйләшә торганнар. Киләчәктә өч телдә дә. Татар, рус, инглиз телләрен яхшы белсәгез, бик әйбәт», — диде Илшат Әминев.

Шулай ук Илшат Әминев «ШАЯН ТВ» Ютуб каналын да актив күзәтә. Очрашу вакытында ютуб каналында телевизион блогерлар әзерләгән влогларны карадылар һәм фикер алыштылар. Профессиональ журналист, популяр алып баручы, медиа-холдинг җитәкчесе Илшат Әминев яшь коллегаларына төпле киңәшләрен җиткерде:

«Журналист һөнәри яктан оста – профессионал булырга тиеш. Үз эшен югары дәрәҗәдә башкару, дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Кешеләрне яратырга, аңларга, ярдәм итәргә тиеш. Кызыксынучан һәм күп белергә тырышырга тиеш!»

Соңыннан Татарстан журналистикасы тарихы музее буенча экскурсия үткәрелде. Бу очрашудан «ШАЯН ТВ»ның телевизион блогерлары журналистика буенча юнәлеш алды. Мондый чаралар аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәчәк.