Өлкән ветераныбызда кунакта

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Балык Бистәсе “Авыл офыклары” газетасы хезмәткәрләре, журналистлар берлеге әгъзалары гәҗитнең иң өлкән ветераны, сугыш чоры баласы Фәрвәз апа Галиуллинада кунакта булып кайтты. Быел аңа 90 яшь тулды.

Фәрвәз апа 1930 елда Түбән Кама районында дөньяга килә. Балачагыннан язмыш аны үз итәгенә салып мең кат сыный. “Сугыш афәте сүзен башланганчы ук ишеттем. Әнинең энесе — запастагы офицер, Сабантуйга кайткач, әти белән баскыч төбендә сөйләшеп утыралар.
Итәкләреңне җый, җизни, хәстәрлән, озакламый сугыш башлана, диде ул”,- дип искә ала ул. Озакламый сугыш башлана. Җизнәсе, дүрт абыйсы туган илне фашист илбасарларыннан азат итү өчен яу кырына китеп баралар. Әтисе, гражданнар сугышында катнашкан кеше, өлкән яшьтә булганлыктан сугышка китми кала. Аны “Якты йолдыз” колхозына председатель итеп куялар.

“Колхозыбыз алдынгылыр рәтендә барды. Әти таякка таянып, хатын-кызларны ияртеп, эшкә чыгып китә иде”, — ди ул әтисен искә алып. Фәрвәз апага ул вакытта унбер яшь була. Кызлар белән алар Зәй елгасы буендагы яшелчә, алма бакчасында эшлиләр.

“Халык бездә бик эшчән иде. Сугышның беренче өч елында икмәк бик уңды. Иген кырындагы чүп үләннәрне җыярга йөрдек. Капчыкка тутырып алып кайтып малларга ашата торган идек. Кырда ашлык калдырмадылар, пристаннан пароходка төяп алып китәләр иде”-ди ул.

Ундүрт яшькә җиткәч, әниләре белән уракка йөри башлый. Алдынгылар рәтендә эшләгән өчен, ике метр ситса бүләк итеп биргәннәрен әле дә онытмаган Фәрвәз апа. Ул ситсаны алъяпкыч тегеп киярсең дип, әнисенә бүләк иткән. Әнисе дә уңган хатын, кулыннан килмәгән эше юк, буш вакытларында станокта киндер суга. Фәрвәз аның янында шүре ясарга булыша.

Сугыш беткән елны ул мәктәпне тәмамлый. Мамадыш педагогия училищесына укырга керә. Язмыш аны укытучы итеп Балык бистәсе районы Күгәрчен авылына китерә. Соңрак район үзәгендә эшләп килүче “Авыл офыклары” (элеккеге “Октябрь юлы”) редакциясенә эшкә килә.

Фәрвәз Галиуллина район гәҗитенең олы бер тарихы. Бүгенге көндә редакциянең үткәнен аннан да күбрәк белгән кеше юктыр. Үткәннәрнең берсен дә онытмаган, оста итеп сөйләве белән үзенә җәлеп итеп кенә тора. “Элек гәҗитне кул белән әйләндерә торган җайланмада бастыра торган идек. Аннары язу машиналары алып кайталар. Редакциянең абзарында ике аты, аларны йөртүчесе бар иде.

Беренче тапкыр мине Рәшит Гарипов белән авылларга материал язарга чыгарып җибәрделәр. Атка утырып чыгып киттек”, — дип искә алды ул елларны Фәрвәз апа.
Әйтергә генә ансат, егерме җиде ел гомере газета тормышына багышланган аның. 1985 елны лаеклы ялга киткән.

Бүгенге көндә тормыш иптәше Габделбәр абый белән балалары, оныкларына куанып, чөкердәшеп яшәп яталар.

Балык Бистәсе районы буенча җурналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова.