Айдар Сәлимгәрәев: Безгә аудиториябезне киңәйтү турында уйларга кирәк

Татарстан Журналистлар берлегендә татар телле матбугат эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев фикеренчә, укучы матбугатка тартылсын өчен аңа якын булырга кирәк. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлеге оештырган татар телле матбугатка багышланган түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Безгә аудиториябезне киңәйтү турында уйларга кирәк. Без җиңел укылышлы, аңлаешлы телдә язарга тиешбез», — диде Айдар Сәлимгәрәев. Аның фикеренчә, журналистлар укучыны кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрергә һәм актуаль темаларга язарга тиеш.

Очрашуда ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, республиканың татар телле газета-журналлары баш мөхәррирләре катнашты. Утырышны күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлив алып барды.Түгәрәк өстәлнең темасы татар кешесенә кызыклы матбугат нинди булырга тиеш һәм татар журналистикасының перспективалары турында иде.

Утырышка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән басмалардан тыш, шәхси матбугат вәкилләре дә — Искәндәр Сираҗи, Илфат Фәйзрахманов, Рузилә Сафина, «Барс-Медиа» ширкәте директоры Динә Гәрәева да чакырылган иде. Искәндәр Сираҗи Татмедиа агентылыгы тарафыннан шәхси матбугатка игътибар арта башлавын билгеләп үтте. «Акчарлак» газетасы директоры Рузилә Сафина журналистларның районнарга актив йөрергә тиешлеген ассызыклады.

Газета-журнал җитәкчеләреннән редакциядә эшкә килүче яшьләрнең эрудицияле булмавы турында сөйләде, республикада «сүзле», ягъни фикер аралашуга корылган радио юклыгы, сәнгать темасын яктырта торган журналистлар җитешмәве турында фикерләр яңгырады.

Илшат Әминов татар тапшыруларын булдыргандагы кыенлыклар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, татарча иркен фикерли торган спикерлар табу кыен. Мәсәлән, телевидение алып баручылары җанисәп турындагы тарихи тапшыруларга гел бер үк спикерларны чакырырга мәҗбүр, чөнки татар телен дә, тарихны да камил белгән һәм фикерен әйтә алырлык белгечләр җитешми диде ул.


Фото: Никита Никитин

Татар матбугаты җитәкчеләре татар журналистикасының киләчәге турында борчылды. Казан Федераль университетының Федераль Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татар журналистлары юнәлеше ачылуы хакында сөйләде. Татар журналистлары булачак журналистларның редакцияләргә килеп практика үтәргә тиешлеге хакында сөйләде.

Источник: tatar-inform.tatar