Балык Бистәсе газетасы ветераннарга үзенчәлекле бүләк өләште

Безнең халыкта элек–электән өлкәннәрне хөрмәтләү, ярдәм итү изге эш, дип саналган. Аларның күңелен күрү, сөендерү, рәхмәт сүзен ишетү күңелгә тынычлык бирә. Матбугат көне уңаеннан без – Балык Бистәсе районы “Авыл офыклары” редакциясе коллективы ветеран хезмәткәрләргә үзенчәлекле бүләк ясарга уйладык. Бу юлы чәчәк бәйләмнәре, конфетлар да түгел. Үзгә булса да, ихтыяҗи сюрприз әзерләдек- аларның йортларына, квартираларына янгын куркынычсызлыгын кисәтүче җайланма урнаштырырга булдык. Шул максатыбызны тормышка ашырырга теләп, нәкь бәйрәм көнне, районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән берлектә ветераннарыбызга юл тоттык.

Редакциядә, типогарфиядә хезмәт итеп лаеклы ялга чыгучы 16 ветераныбыз бар безнең. Араларында Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә әгъза булып торучылар да бар. Алар безне якты йөз, ягымлы караш белән каршы алдылар. Һәрберсе көндәлек мәшәкатьләре белән уртаклашырга ашыктылар. “Менә помидор үсентеләрен бакчага күчереп утырттык әле, чөгендер, кишерләрне күптән чәчеп куйган идек”, -ди берсе. “Улым бакча коймаларын яңартып китте. Оныгымны өйләндердек бит”, — дип яшьләрнең фотосүрәтләрен күрсәтеп шатлыгын уртаклашты икенчесе. “Сеңлемнең хәлен белеп кайтып килешем. Әйдәгез түргә узыгыз, коймак пешереп алам. Чәй эчәрбез”,- дип табынга чакырды өченчесе. Менә шулай, һәркайсы үз кыйбласында, үз “җырын” суза, гомерен ваклый. Алар белән күрешү, сөйләшү үзе бер сихәтле. Безнең бүләкне бик сөенеп кабул итте алар. “Бик кирәкле җайланма, күптән аны куйдырырга уйлап йөри идек”,- диючеләр дә булды.

Ветераннарыбыз өчен күңел сөенеп кайтты бу көнне. Үзебезне дә канәгатьлек хисе күбрәк ураган иде булса кирәк. Икеләтә куаныч килде сыман: өлкәннәребез дә канәгать, бу көннән без дә бик шат калдык.

Балык Бистәсе районы буенча журналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова