Бутикларның саргайган чагы: татар журналистларына ни җитми дә, ни артык?

Круглый стол: татарская журналистика

Татар матбугатына ни җитми? Татар матбугатына яшь, фикерле, акыллы кадрлар җитми; сүз сөйли торган радио җитми, аудитория җитми, тираж җитми, хәтта сәнгать темасына яза торган журналистлар җитми ди. Татарстан журналистлар берлегендә татар матбугаты проблемаларын барладылар һәм чишү юлларын күзалладылар.

Киләсе елларда татар журналистлары оештырган чараларда кадерле кунак КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов була башлар, мөгаен. Түгәрәк өстәл утырышында Римзил Вәлиев аны «Журналистика факультетының татарча версиясен эшләүче», дип таныштырды. Киләсе елларда татар редакцияләре кадрларны аннан алырлар кебек. Чөнки тарихи журфак быел бюджет урыннарсыз калды. Дөрес, шактый еллар татар журналистикасының «атасы» булган Васил Гарифуллин әйтүенчә, бюджетсыз журфакка да бер урынга дүрт кеше гариза биргән, ди. Монда сүз татар бүлеге турында бармый, төркем тупланганнан соң теләкләре буенча бүләчәкләр.

Әмма кайдадыр көн болытлы булса, икенче яктан кояш чыга ул. КФУның Филология институты журналистика белгечлегенә бюджет урыннары бирелүен хәбәр иткән иде инде. Түгәрәк өстәл утырышында Рамил Мирзаһитов кабул итү кампаниясенең уңышлы үтүен — булачак студентлар сайлануын әйтте.

«Татарча яза белгән журналистлар проблемасы бар»

сж рт

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов: «Без элеккеге татфак инде. Татар теле юнәлешендә һәр елны ике төркем алабыз. Берсе — татар теле укытучылары, икенчесе — филологлар. 2010 елда ике уку йорты — Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты кушылгач, ике институттан шушы ике юнәлеш килде. Быел ике төркемгә 48 бюджет урыны бирелде. Филология белгечелегенә 23 бюджет урын каралган. Алар тәрҗемәчеләр булып та, журналистлар булып та эшли алачак. Уку планын төзегәндә Айдар Сәлимгәрәев, Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповларның киңәшләрен истә тотып эшләдек. Алар киңәш иткән предметларны керттек. Безнең журналистика юнәлеше буенча әле укытучылар да алынмаган, берничә вакантлы урыныбыз бар».

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: «Бездә татарча яза белгән журналистлар табу проблемасы бар. Без аларны районнардан эзлибез, татар мәктәпләреннән чыккан балаларны карыйбыз. Әлбәттә, иң яхшысы — журфак нигезендә эшләнгән журналистика. Бу — ничарадан бичара туган әйбер. Бөтенегез дә әлеге студентларны укыту системасында катнашсагыз иде».

«Эш сорап килүчеләр бер татар журналисты исемен дә атый алмый»

https://intertat.tatar/attachments/3aa621baabd0736680217549212e5313972a9800/store/crop_and_fill/0/0/750/499/750/499/37ea0021951d29f143f2d5ca18d84abbcf8709729ac7321960123b61e2c0/KSF08805.jpg

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Редакциягә эш сорап килүчеләр бар. Аларга гап-гади сорау бирәбез — татар журналистларыннан кемнәрне укыйсыз? Беркемне белмиләр. Ишек төбендә бушаганымны көтеп торганда да газета алып, фамилияләрне карамыйлар. Сез безне чакырсагыз, без барып, практик дәресләр уздыра алабыз. Безгә моның өчен акча кирәкми. Без очрашып, үзебезне күрсәтеп, үзебез турында сөйләп, практик журналистикага өйрәтә алабыз. Элек без редакциягә беркетелеп, практикага йөри идек. Журналистларны да белә идек. Хәзер журфак, үз газетабыз, үз телевидениебез дә бар дип, үзе эченә бикләнде. Алар татар журналистикасын бөтенләй белмиләр».

«Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов: «Университетта иртәдән кичкә кадәр дыңгычлап тутырылган теория. Алар беркая да китә алмыйлар. Укырга йөрмәсәләр, аларны очырып чыгаралар. Безнең заманда ирек иде. Укырга хәлеңнән килә икән, дәрескә йөрмәүгә күпмедер дәрәҗәдә күз йомыла иде. Хәзер аларны теория белән тутыралар да, алар редакциягә килеп, зур күзләре белән матур итеп карап утыралар.

Безнең яшь журналистлар өчен «Алтын каләм» премиясе бар, эшләүче журналистлар өчен — «Бәллүр каләм». Ләкин безнең милли төсмерле журналистика премиясе юк. Бу татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрү өчен дә кирәк. Ул саллы булырга тиеш! Ул акчалата булырга тиеш!

«Университетта бала татарча язарга да, татарча уйларга да өйрәнергә тиеш!»

Җәмәгать эшлеклесе, журналистика ветераны Римзил Вәлиев: «Хәзер газета-журналларны сатуга чыгара башладык. Ваклап сатуның шәбәеп киткәне күренә. Махсус автоматлар куелды. Мин борчыла башладым: шушы тырышлыктан соң да укучыларыбыз сатып алмаса? Бизгән булса… Бизү чире бар ул. Сентябрьгә театрларга билетлар начар сатыла, ди. Халык театрга йөрмәскә күнегә башлаган. Халык укудан, тыңлаудан, җитди мәгълүматтан бизә башласа, нәтиҗәне күрәбез — тираж булмый, рейтинглар булмый. Әйдәгез, тәкъдимнәр кертик.

Без инде университетта журналистлар әзерләү мәсьәләсенә игътибар арта башлаганын белдек. Әлбәттә, журналистика — Африкада да журналистика, анда бер үк алымнар кулланыла, кешенең күңелендә милли хис булса, теләсә нинди телдә, теләсә нинди матбугат чарасы аша чагылдыра.

Татар журналистикасы дигәндә татарча язучыларны гына күздә тотабызмы? «Звезда Поволжья», ТНВның «Семь дней» тапшыруы татар журналистикасы түгелмени?! Балага милли тәрбияне мәктәп һәм гаилә бирә. Өлкәннәргә кем бирә? Беркем бирми. Нәрсә кала? Матбугат!

Милли тәрбиянең 60 проценты, агай-эне, безнең җилкәдә! Университетта бала татарча язарга гына түгел, татарча уйларга һәм журналистларча уйларга өйрәнсә, шул әйбәт булыр иде».

«Районнарда татар журналистлары мәктәбе оештырырга була»

«Акчарлак» нәшрият йорты генераль директоры Рузилә Сафина: «Журналистларны танымыйлар, дисез. Минемчә, эшне районнардан башлап җибәрергә кирәктер. Артистлар йөргән кебек үзебез йөрик. Районга танылган журналистларны җыеп алып килсәң, кеше алар белән таныша һәм кызыксынып укый башлый. Мәктәп баласына үтеп керергә кирәк, шул вакытта ул журналистларны белеп үсәчәк».

Гөлнара Сабирова: «Районнарга чыгып, татар журналистлары мәктәбе оештырырга була. Бу Мәгариф министрлыгы белән бергә эшләнергә тиешле эш дип саныйм. Бәлки, районнарга чыгып, өлкән сыйныф укучыларын җыеп, очрашулар ясарбыз. Авыллардан татар фикерле талантлы балаларны табып, үзебездә мәйдан бирә алабыз. Аларның булмавына үзебез дә гаепле: газеталарда мәктәп укучыларына мәйдан да бирелми кебек. Шул эшне башлап җибәрсәк, әйбәт булыр иде».

«Татар сәнгате турында язучы юк»

«Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «Без һәрвакыт журналистика факультетына очрашуларга йөрибез. Журналларны алып барам, студентларга биремнәр бирәм. Алар актив кына язалар. Гонорар да түлим. Без КФУның филология факультеты белән бергә театр тәнкыйтьчеләре әзерли башладык. Бүгенге көндә татар сәнгате турында язучы журналист юк! Әйтегез берәр фамилия! Безнең 25 ел шундый эш бара!» (Гафу итегез, Зиннур Зыятдинович, 25 ел бу эш баргач, кайда соң ул сәнгать турында язучы журналистларыгыз? Әйтегез фамилияләрен).

«Үзегезгә дә газета укырга кирәк, егетләр-кызлар!»

«Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәрире Искәндәр Сираҗи: «Сәнгать буенча тәнкыйть юк, ди. «Мәдәни җомга”да Миләүшә Галиуллина, Эльмира Сираҗи бар. Әзрәк газета укырга кирәк, егетләр-кызлар! Яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсендә Рузилә Хасимовна белән килешәм. Ә бит районнарда район газеталары бар. Яшьләрне район газеталары тирәсенә тупларга мөмкин. Кадрлар әзерләү — милләт өчен үтә мөһим әйбер. Матбугат — милләтнең фикере булу сәбәпле, без бу очракта моны читтә калдырырга тиеш түгел».

«Алтын каләм» гран-приен 11 сыйныф укучыларына бирергә кирәк»

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин: «Ялкын”да күп еллар дәвамында Балалар редколлегиясе дигән орган эшләп килә. Журналда басылган язмаларның 70 проценты мәктәп укучылары тарафыннан языла. Минем шушы юнәлештә эшләп анализ ясагач туган кайбер фикерләрем бар — «Алтын каләм”дә ике ел рәттән татар теле юнәлеше буенча гран-прины 10 сыйныф укучылары ота. 11 сыйныфлар юк. Ә бит бу урынга 11 сыйныфлар өметләнә, чөнки бюджет урынына эләгү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, узган ел «Алтын каләм”дә җиңгән кыз быел журналистикага китмәде. Мәктәп чорында ул үзенең кызулыгын югалтты дип уйлыйм. Ул өч ел язды, журналистиканың ни икәнен аңлады һәм өмете сүрелде. Яшьләрне җәлеп итү өчен мотивация турында да уйларга кирәк. Сүз татар журналистикасының абруе турында бара».

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова: «Тугызынчы катта безнең балалар студиясе ачылды. Без балалар белән видеолар төшерә башладык. Татар журналистларын әзерләү өчен кече яшьтәге балалар белән эшли башларга кирәк. Районнардан безгә бик аз язалар. Журналларыбызның абруе төшеп беттеме — аңламыйм. Кызыклы бәйгеләр оештырабыз — планшетларга кызыгып та җибәрмиләр бит иҗатларын. Роберт абый Миңнуллин исән чагында „Сабантуй“ журналының редколлегиясен оештырган идек. Аның Шәвәли премиясе оештыру турында сүзе булды. Без бу премия эшен башлап җибәрдек — Роберт абый васыятен тормышка ашырырга иде. Журналистика мәктәбен кече яшьтәге балалар белән башлый алсак, мин сезгә шәп кадрлар бирәчәкмен».

«Радиоларда мәгълүмати блоклар булсын»

«Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: «Татарлыкны күтәрү буенча премия тәкъдиме бик лаеклы. Ул премиягә татар телле генә түгел, милли проблемаларга рус телендә яза торган журналистларны да билгеләргә кирәк. Мәсәлән, «Безнең гәҗит» милли проблемаларны бик күп яза, моңа хәтта укучылар тарафыннан ризасызлык билгеләре дә сизелә. Чөнки, мәсәлән, миңа татар теленең әһәмияте турында сөйләп торырга кирәкми. «Безнең гәҗит”не дә шундый кешеләр укый торгандыр, дим. Милли проблемаларга язуны, рус телле матбугатны да колачлап, глобаль масштабта оештырырга кирәктер. Әйтик, Башкортстанда рус телле мәгълүмат чараларында да башкорт рухы бар. Безгә дә шушы юнәлештә эшләргә кирәктер дип саныйм. Милли аңны болай гына күтәреп булмый».

Римзил Вәлиев: «Безнең радиолар патефон урынына эшли — җыр яңгырата. Төрле күзәтүләр бирелсә, аудиторияне югалтабыз дип куркалар. Ә Мәскәү радиолары музыкасыз да аудитория җыя. Безнең радиоларда да даими һәм кызыклы мәгълүмати блоклар булсын иде».

«Интернеттагы аудиторияне туплыйсы иде»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директорының урынбасары Алсу Исмәгыйлева: «Басма матбугатның аудиториясе кими дип даими сөйләшеп торабыз. Шул ук вакытта без аңларга тиеш: дөнья үзгәрә һәм журналистның функцияләре дә үзгәрә, алар өстәлә дияр идем. Журналист эшенә интернетта аудитория белән эшли белү функциясе өстәлә. Без басма матбугатның тиражын югалтсак та, интернетта татар телле аудиториянең арта баруын күзәтәбез. Бу аудитория белән ныклап, җаваплылык тоеп эшли башларга кирәк. Интернетның төп үзенчәлеге шунда: бөтен нәрсә теркәлеп бара — кеше кайдан керә, ничә яшьтә, нәрсәләр белән кызыксына, теге яки бу материалны ничә минут укыган. Бу мәгълүматны махсус системалар җыеп бара. Без шул системалардагы мәгълүматны кулланып, татар аудиториясен исәпләп чыгардык. Мин татар аудиториясе дигәндә татарча җыр тыңлаучыларны түгел, татарча текст укып аңлый алучыларны күздә тотам. Санап чыгардым — интернетта татарча укый ала торган 425-485 мең кеше бар. Без бу аудиторияне туплап, аннан файдалана алабыз. Шушы базаны җыйсак иде дигән тәкъдимем бар».

Искәндәр Сираҗи: «Дәүләт финанслаган очракта, интернетта эшләүне үстерергә мөмкин. Ә шәхси газеталар өчен ул монетизацияләнми, безгә акча килми. Мин сайт ясаган идем, әмма бетердем. Чөнки кәгазьне ала торган укучым сайтка китеп барды. Димәк, мин акча югалтам, сайтны да асрый алмыйм булып чыкты».

«Хәзер бутиклар да саргая башлады»

«Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров: «Алсу Исмәгыйлеваның интернетта 420 мең татар телендә укучы бар диюенә беркадәр татар эстрада җырчыларының инстаграмнарына язылучылар өлге булып тора. Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразоваларның яртышар миллион язылучысы бар.

Сөйләмле радио булсын дигәнгә җавабым — моның өчен сәяси ирек кирәк.

Яшьләрне җәлеп итү темасына килгәндә, без укырга кергәндә кешенең белем дәрәҗәсен чамалый торган сораулар бирелә иде. Хәзер балалар БДИ баллары белән киләләр. Ә бит кешене язарга өйрәтеп була, әмма кызыксынучанлыкка өйрәтеп булмый. Минем сораулар биреп караганым бар. Камал театрының баш режиссеры кем? Белми! Австрия башкаласы? Белми! Кәгазьгә Татарстан картасын сызып күрсәт әле, дим. Сызды. «Казан кайда?» — дим. Күрсәтте. «Чаллы кайда?» — дим. Белми. «Без акыллы да, яшьләр юләр», — димим. Бездә дә гаеп бар — хайп артыннан куып, яшьләрне җитдилектән читләштерәбез. Ә ни өчен җиңел әйбер артыннан куабыз? Чөнки трафик кирәк. Элек дәүләт газетасын чыгаручылар шәхси матбугатны сарыга санап, үзләрен бутик диләр иде. Хәзер бутиклар да саргая башлады. Нәрсә күп укылганын карагыз: җитдиме, хайпмы?»

Илфат Фәйзрахманов: «Сүз радиосы кирәк! Сүзле тапшырулар кирәк! Ә сүз иреге юк дию эшләмәскә, ялкауланырга сәбәп кенә».

Илшат Әминов: «Без „Татарлар“ тапшыруы өчен фикер әйтә ала торган кешеләр эзләдек. Сәясәтче, тарихчылардан татар телендә фикерли торган дүрт кеше бар икән. Без эзләдек, бик тырыштык, таба алмадык».

«Һәркем башта үз эшен карасын иде»

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Сез бик еракка киттегез. Сүз радиолары… Безнең бит әле стаканга су салынмаган. Ә сез шикәр сала башладыгыз. Без 10 миллион татар бар, дибез. Шулардан ярты миллион татар татарча укый ала икән, без аудиторияне киңәйтү турында уйларга тиеш.

— Рус һәм инглиз сүзләрен кушмыйча, без саф татар телендә сөйләшергә тиеш, дигән фикер бар. Әмма без татарча язганда текстыбызны укучы турында да уйларга тиешбез: иң мөһиме — язганыбызны ул аңласын.

— Без дөнья белән бергә үзгәрергә тиешбез. Хәзерге бала Чаллының кайда урнашуын белмәскә, ә Анталияне белергә мөмкин. Приоритетлар башкача.

— Очрашулар уздыру турындагы фикер белән килешәм. Без аны оештырып та карадык. Әмма ул очрашулар китапханәдә эшләүчеләрне җыеп, берсен-берсе мактап утыруга гына кайтып калды. Шулай да, бу очрашуларны язучылар, җырчылар, журналистлар белән бергә дәвам итәргә кирәк.

— Милли премия дә яхшы идея. Әйтик, «Бәллүр каләм» премиясе кысаларында татар журналистлары өчен аерым премия булдырырга мөмкин.

— Хөкүмәт бөтен нәрсәгә акча табып бетерә алмый. Сәүдә булырга һәм аннан акча килергә тиеш. Әмма аның өчен бик зур осталык кирәк. Сәүдә нокталары, шул исәптән, китап кибетләре булырга тиеш. Безгә китаплар бастыру өчен бюджеттан акча бирелә. Татар китаплары чыгарабыз да китапханәгә җибәрәбез. Ул шунда ята инде. Укыйлармы аны? Укымыйлармы? Сәүдәгә чыкмый. Кеше күрми. Яшь язучыларга үзләрен күрсәтергә дә мөмкинлек юк. Китабы чыкса, күңел сөенә. Бәлки, язучыларның китабын чыгару тәртибен үзгәртергә кирәк. Безнең җидешәр-сигезәр том чыгара торган нык хөрмәтле язучылар бар. Кемдер кечкенә генә китабын чыгарырга да булышлык ала алмый. Ә бит яшь язучылар өчен эшен күрсәтү дә, китабын сату мөмкинлеге дә булыр иде. Боларның барысын да уйлашырга кирәк.

— Без теге эшләнми, бу эшләнми дип өйрәтергә яратабыз. Һәркем башта үз эшен карасын, җиренә җиткереп башкарсын иде. Безнең алда аудиторияне үстерү һәм аудитория белән эшләү мәсьәләсе тора. Дөнья күләмендәге проблемаларга тотынмыйча, вак-вак эшләрне барлап, бәләкәй адымнар белән көндәлек эшләрне эшлик. Берничә айдан җыелыйк. Әмма ниндидер нәтиҗә белән килик».

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Источник: intertat.tatar