Гөлназ Зарипова — “ТАССРның 100 еллыгы журналистлары күзлегеннән” бәйгесе җиңүче

ТАССРның 100 еллыгы сайтында республика юбилеена багышланган журналистлар материалларына конкурс игълан ителгән иде. Бер мәгълүмат чарасыннан бер мәкалә кабул ителеп, җиңүче ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды.

Әлеге бәйгедә Балык Бистәсе районы “Авыл офыклары” газетасы журналисты, татарстан республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсе районы буенча  журналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова да катнашты. “Техникумда Писаревлар гаиләсенең өч буын вәкиле дә хезмәт куя” язмасы белән татарча басмалар  арасында  иң күп тавыш җыеп беренче урынга лаек булды. “ТАССРның 100 еллыгы журналистлары күзлегеннән” бәйгесе җиңүче Дипломын “Татарстан” журналы редакторы Татьяна Вафина үзе тапшырды.