Күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина вафат

Күңелсез хәбәр килеп иреште. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина вафат. Бу хәбәрне «Матбугат.ру»га «Ярдәм» фондыннан хәбәр иттеләр. Журналистиканың баш ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина 84 нче яшендә вафат булган.    Аның җилкәсендә хәзерге Татарстан һәм Россия мөселман өммәтенең йөзен үзгәрткән уннарча ел актив хезмәт тормышы. Соңгы ике елда ул урын өстендә яткан диярлек.

Әлмира Әдиятуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстанда туган.

1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, журналистика бүлеген тәмамлый.

1996-1999 елларда «Мөхәммәдия»Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый.

1957 елдан «Советская школа» журналында,

1964 елдан 1993 елга кадәр — «Азат хатын» журналы редакциясендә эшли, аны җаваплы сәркатип вазыйфасында калдырып китә.

1980 еллар азагы-1990 еллар башында Әлмира Әдиятуллина милли яңарыш хәрәкәтендә актив катнаша. «Планетаның иң яхшы 100 хатын-кызы» буларак Нобель премиясен алуга номинацияләнгән.

Тулырак:  matbugat.ru