Өлкәннәр көне уңаеннан Балык Бистәсе районы “Авыл офыклары” редакциясе коллективы, ветераннары һәм журналистлар җыелдылар

Өлкәннәр көне уңаеннан Балык Бистәсе районы “Авыл офыклары” редакциясе коллективы, ветераннары һәм журналистлар берлеге вәкилләре Полянка китапханә-ял итү үзәгенә кичәгә җыелдылар. Бер күрешү үзе бер гомер бит, очрашуга сәбәп табылсын, дип җырларда җырлана. Бу очрашуның да максаты бер күрешү, өлкән буынны хөрмәтләү, иҗат темасына да сөйләшеп алу, берлек әгъзаларының киләчәккә планнары белән уртаклашу иде.
Әлеге әдәби-музыкаль кичәне “Татар матбугаты һәм танылган шәхесләр” дип атадылар. “Авыл офыклары” район редакциясендә гомер-гомердән көчле җурналистлар, язучылар тәрбияләнгән. Бу очрашуда Кадыйр Сибгатуллин, Миннур Сафиуллин, Вахит Имамов, Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина иҗатларына тукталдылар. Районның өлкән буын журналистлары Кадыйр Сибгатуллин белән бәйле вакыйгаларны, күңелләрендәге истәлекләрне яңарттылар. Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллиналар яңа гына табадан төшкән шигырьләрен укыдылар. Гармунга кушылып бергәләп җырладылар, биеделәр.
Редакция коллективын, журналистлар берлеге әгъзаларын бер өстәл артына җыйган күңелле, җанлы, рәхәт очрашу булды ул. Чәй табыны артында кичәгә йомгак ясалды. Очрашулар кабат насыйп булсын, дигән теләкләр әйтелде.

Балык Бистәсе районы буенча журналистлар берлеге филиалы
җитәкчесе Гөлназ Зарипова