Объявлен Всероссийский конкурс молодых журналистов

'Каурый каләм' конкурсы ,конкурс. журналистлар

В рамках празднования 55-летнего юбилея журналистского образования в Казанском университете Высшая школа журналистики и медиакоммуникаций КФУ объявляет Всероссийский конкурс молодых журналистов “Каурый калэм” (“Острое перо”). Конкурс нацелен на выявление талантливой молодежи из числа татароязычных старшеклассников общеобразовательных школ и студентов учреждений среднего профессонального образования на территории Российской Федерации, а также стран ближнего и дальнего зарубежья.

Организаторами конкурса выступают Казанский (Приволжский) федеральный университет, Союз журналистов Республики Татарстан, редакции газет “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” и студенческой газеты КФУ “Дарелфөнүн” (Университет), портал Матбугат.ру, Всемирный форум татарской молодёжи.

Сроки проведения конкурса — с 1 ноября 2016 года по 30 апреля 2017 года. Подведение итогов и торжественное награждение состоится 19 мая – в День печати Республики Татарстан

Обладатель гран-при и победители номинаций конкурса смогут воспользоваться привилегиями при поступлении на отделение татарской журналистики Высшей школы журналистики и медиакоммуникаций КФУ.

Полную информацию о конкурсе “Каурый калэм” можно получить здесь…

Яшь журналистларның “Каурый каләм”

Бөтенроссия конкурсы

Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсын игълан итә. Конкурста Россия Федерациясе территориясендәге, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге мәктәп-гимназияләрнең, лицейларның 9-11 сыйныф укучылары, махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

Конкурсны оештыручылар – Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Конкурс “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) һәм “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләрендә булачак. Иҗади эшләрне Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләячәк. Әсәрләргә бәя биргән вакытта беренче чиратта кызыклы темалар һәм үзенчәлекле объектлар сайлый белү, журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау, текст төзү осталыгы, авторның үз стилен булдыра алуы, тел-стиль байлыгы, грамоталылык дәрәҗәсе игътибарга алыначак.

Конкурс 2016 елның 1 ноябреннән 2017 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Иң кызыклы материаллар гаммәви мәгълүмат чараларында урнаштырыла, аудитория һәм жюри тарафыннан бәяләнә. Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә булачак. Конкурсның гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак. Аларга шулай ук «Алтын каләм» республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.

“Каурый каләм” конкурсында катнашучыдан үзе теләгән номинация буенча кимендә ике иҗади эш сорала. Эшләр татар телендә язылган булырга тиеш. Аларны kaurikalam@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки Казан шәһәре, профессор Нужин урамы, 1/37 йорт, 1 кат, 120 бүлмәгә (татар журналистикасы кафедрасына) китерергә кирәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннарга шалтыратып белергә мөмкин: 8-919-639-01-79, 8-906-324-35-78 (координаторлар – Илһам Фаил улы Фәттахов, Рәсимә Муллаян кызы Галиева), (843) 233-73-23 (татар журналистикасы кафедрасы).

Яшь журналистларның “Каурый каләм”