Вазыйх Фатыйхов журналистлар музеена 1952 елгы язу машинасы һәм шахтадан алып кайткан зөбәржәт бүләк итте
Бу минутларда Татарстан Журналистлар берлегендә озак еллар Балык Бистәсе районында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның ижатына, шигъриятенә багышланган кичә бара.
Вазыйх Фатыйховның бу көннәрдә берничә китабы әзерләнеп беткән. Лаеклы ялга чыккан журналист киресенчә эшнең артуын гына сөйли. Бер китабында 40 зарисовка урнашкан. Икенчесендә балалар шигырьләре, өченчесе лирик шигырьләре урын алачак. Соңгы язмалары яңарак кына югалткан әнисенә багышланган.
Источник фото: shahrikazan.ru
Журналист һәм шагыйрьне котларга хезмәттәшләре, редакторлар килгән иде.
Журналист кеше язмыйча тора алмый. Колхоз рәисе булырга тиеш егет журналистикага документларын тапшырып кайта.
Вазыйх Фатыйхов исә үзе журналистлар музеена 1952 елгы язу машинасы һәм шахтадан алып кайткан зөбәржәт бүләк итте.
Источник: shahrikazan.ru