“Зәй офыклары” корреспонденты Татарстан Журналистлар берлегенә керде

“Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Клара Ермолаева Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы булды.
Бүген “Зәй-информ”ның атна саен була торган киңәшмәсе күңелле мизгел белән башланды. Җитәкчебез, ТР Журналистлар берлегенең Зәй җирле бүлекчәсе рәисе Гөлнара Феофанова “Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Клара Ермолаеваны Татарстан Республикасы Журналистлар союзына керүе белән котлап, аңа  берлек таныклыгын тапшырды.
— Клара Александровна — озак еллар район газетасында эшләгән белгеч кенә түгел, ә Зәй мәдәнияты үсешенә, туган телне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керкән шәхес  тә, — диде Гөлнара Миңнуловна.
Клара Ермолаева зәйлеләргә үзенең эчтәлекле язмалары белән таныш. Ул  язмаларында күренекле якташлар, билгеле шәхесләр турында сөйли,  мәдәни мирасны үстерү,  татар телен саклауга игътибар итә.