Журналистлар йортында шигырь бәйрәме узды

Пәнҗешәмбе көнне Журналистлар йорты шигырь ижат итүче талантлы татар журналистларын җыйды. “Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм буген” дип аталган бу чара Тукайнын туган көненә, Туган телгә  багышланган иде.

Куренекле журналист-шагыйрьләр Йолдыз Шәрапова, Вакыйф Нуриев, Рахман Шәфигуллин, Асия Юнысова, Илдар Кыямов, Камиль Сәгдатшин, Миневазыйх Фәтихов, Тәслимә Низами,Ризәлә Исмагилова, Гөлнирә Абдрахманова үзләренен иҗат җимешлэре белән таныштырдылар. Курайда, гармунда уйнап, Тукай сузләренә язылган җырларны җырладылар. Шигырь бәйрәменен кунагы булып КФУ профессоры, Татарстан журналистлар берлеге рәисе урынбасары Вәсил Гарифуллин да килгән иде. Ул журналистика факультетынын беренче деканы Флорит Әгзамовнын иҗатына тукталды, анын язган беричә шигырен укып  үтте.

         

Шигырь бәйрәмендә Ислам институты студентлары да катнашты. Өлкән яшьтәге атаклы журналистлар белән бер рәттә янәшә утыру яшь буын каләм ияләренә искиткеч тәэсир ясады, дип белдерде Иститутнын уку бүлеге мөдире, Татарстан журналистлар берлеге әгзасы Нәзирә ханым Гиззәтуллина.