91 еллык тарихы булган Актаныш радиосы музей почмагына экспонатлар туплауны дәвам итә
«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалының радиожурналистлар бүлмәсендә җирле радио тарихына багышланган музей булдырылды. Экспонатлар туплау эше 2023 елда башланып китте. Радио көне уңаеннан бүген сезнең игътибарга әнә шул кечкенә музей хакында бәян итәсем килә.
Актаныш районында радио узган гасырның ерак, чуарлы 30нчы елларында үз эшчәнлеген башлый. Күпме еллар үтсә, күпме сулар акса да радио үзенең популярлыгын, халык мәхәббәтен югалтмый. Республикабызда матбугат үзәкләренең музейлары ачылуы хакында хәбәрдар булып торсак та, ә менә радио музейлары хакында ишеткән юк. Хәер, бәлки Актаныш радиосының мини-музее да беренчеләрдән булып оештырыладыр.
«Районны радиолаштыру эшен 1933 елда Искәндәр Юнысов башлап җибәрә. Ул бик алдынгы карашлы, зыялы шәхес була. Ул үзе Олыимән авылыннан булган. Әлбәттә, бу чорларда, әле радио эшчәнлеген башлаганда, әллә ни күп мөмкинлекләр дә булмый. Партия заманы булгач, район җитәкчелеге боерыгы белән партия оешмасының «кызыл почмагы» радиофикацияләнә, аннан соң тулаем Актаныш җирлегендә яшәүчеләр дә радио тыңлый башлый», – дип сөйләде «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш мөхәрриренең радиотапшырулар буенча урынбасары, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия Мөхәммәтова.
Искәндәр Юнысовның оныгы — Илдар Әхмәтшин әлеге вакытта Чаллы шәһәрендә яши. Актаныш районы белән дәэлемтәсен өзми, радиога элеккеге радиоҗиһазларны бүләк иткән. Бууңайдан Актаныш радиосы кабинетында кечкенә музей почмагы барлыкка килде.Тыңлаучылар, клиентлар да радиожурналистлар бүлмәсенә килеп керсә, иң әүвәл,шушы экспонатларга игътибар итә икән. Чыннан да тарихның бәһасы еллар үткәнсаен арта гына бара.
Актаныш радиожурналистлары билгеләвенчә, алар Илдар Әхмәтшинга бик рәхмәтле. «Радио тарихы — район елъязмасыннан аерылгысыз. Урындагы радио хакында тарихи мәгълүматлар туплауны алга таба да дәвам итәчәкбез», – ди алар.
Музей почмагы экспонатлары арасында тарихи документларны, Советлар союзы чорындагы радиоалгычларны һәм дикторларның микрофоннарын күрергә мөмкин.
Юлай НИЗАЕВ, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. «Татар-информ» хәбәрчесе.
Автор фотосурәтләре.