АКТАНЫШ ТАҢНАРЫБЫЗНЫҢ ТӘҮГЕ САНЫ ДӨНЬЯ КҮРҮГӘ — 90 ЕЛ!

Ямьле җәйнең ләйсән яңгырлар койган көннәрендә, 17 июнь, әлеге истәлекле дата уңаеннан велойөреш башланды. Маршрут Актаныш — Чишмә — Киров — Татар Ямалысы-Актаныш(бер якка – 90) торак пунктлары аша уза. Бу вакыйга шулай ук редакциябезнең–“#АктанышҮткәннәнКиләчәккә” проекты кысаларында булуы белән дә аеруча күркәм! «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш мөхәрриребез, велойөрешне әйдәүче — Айнур Гыймадиев бу чараның райондашлар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырганы хакында да ассызыклады.  Сәяхәтне гамәлгә куючылар- «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» коллективы, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге. Татарстан Республикасында барган Цифрлаштыру елы — безне дә читләтеп үтми, чөнки велойөрешнең иң кайнар фотомизгелләре, видеохәбәрләре бездә: «Актаныш-информ» сәхифәләрендә!

Гасырга буена диярлек сузылган юл буенча тайпылмыйча–нәкъ менә 90 ел инде — Актаныш муниципаль районының «Актаныш таңнары» район газетасы туган телен белгән һәм яраткан, Актаныш районының иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы актуаль вакыйгаларны басма битләреннән алырга күнеккән киң даирә укучылар өчен якын дусты һәм ышанычлы, өметле әңгәмәдәше булып кала. Безнең “ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” мәгүлүмат һәм мөхәррият үзәге гомумән берничә массакүләм чаралары юнәлешләрен берләштерә – “Актаныш таңнары” газетасы, “Актаныш FM” радиотапшырулары, сайт һәм социаль челтәрләрдәге каналлар, сәхифәләр, “Актаныш авазы” телевидениесе матур гына итеп эшләп килә.

Әйе, дуслар, бездә бәйрәмчә хакимлек итә! Редакциябездә иртәләрдән бирле телефоннар тынмый, социаль челтәрләребезгә актив хәбәрчеләребездән хатлар агыла. Бүгенге чорда безнең гколлективның эшчәнлеге ялкынланып янган кайнар учак кебек, без кыю да, без үз фикеребезне, халыкныкын да белдерәбез, без колач җәеп алга – матбугат даирәсендәге матур яңарышларга, яхшы үзгәрешләргә омтылабыз. Район тормышының, һәр сулышының көзгесе булган “Актаныш таңнары”ның олуг юбилее уңаеннан әле алда да күптөрле чаралар көтә безне!

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-Информ”.

Раил Харисов фотолары.