Татар телле радио үги баламы?

Күптән түгел журналистлар берлеге рәисе Ильшат Аминов Сочида үткән радиофестивальдә катнашып бик хисләнеп кайткан. Кайбер регионнарда радиожурналистика үсеше өчен кызыклы, креатив идеяләр табып, заманча, интернетны кулланып, тыңлаучылар санын күпкә арттыралар икән.

Журналистлар йортында узган тугәрәк өстәл артында радиожурналистлар белән сөйләшуне ул шуннан башлады.

— Бездә дә тирән эчтәлекле радиолар бар барын, әмма ләкин нәрсәдер безгә житеп бетми кебек. Гаеп атта да, тәртә дэ бар әлбэттә. Әгәр торган саен тыйнак булсак, үзебезнең эшне курсәтә белмәсәк, житди мәсьәләрне кутәреп чыкмасак, бер урында таптаначакбыз.

— Татар телле радиолар үзләрен үги бала төсле хис итәләр, бюджетка кертуче юк безне,- дип сөйләп киттеләр форсаттан файдаланып “Китап”, Тәртип” радиосы житәкчеләре. Эш хакы радиода гомумән бик тубән, иртәгәсе көндә нәрсә көтә безне, шуны белмибез, бернәрсә планнаштырып булмый. Яшьләр нигә безгэ эшкэ килсен? Бездә фанатлар гына эшли…

— Хәзер акчаны бюджеттан бары тик кызыклы, эчтәлекле проектлар төзеп, грантлар системасы аша алырга була, — дип аңлатты Әминов. Ә аны без журналистлар берлеге аша уткәрә алабыз. Идея, инициатива, концепцияләр кирәк. Әйдәгез бергәләп эшли башлыйк, турәләрне чакырып сөйләшик. Сорамаган балага ими бирмиләр бит. Татар телле радиожурналистиканы безгә саклап калырга кирәк.

Айваз Садыров татар телле радионы популярлаштыру уңаеннан уртак видео ролик әзерләу кирәклеген тәгъдим итте.

«Саба дулкынннары» радиожурналистлары үзләре артистлар, радио спектакльлләр яздыралар, аны тыңлаучылар яратып кабул итә икән.

Бу хакта Сабаның  танылган ветеран радиожурналисты Әлфия Мөбаракова сөйләп узды.

 — Безнең радио 24 сәгать буе сөйли, 12 кеше эшли, барлыгы 52 тапшыру әзерлибез, бары да уз көчебез белән. Районда эшләүче радиоларның  проблемалары уртак, безнең турыда да онытмавыгызны утенәм,- диде ул.

Татар телле радио җурналистлары ел саен пляж волейбол ярышлары уткәрә. Былтыр ул Сабада узган, ә быел исә эстафетаны Биектау журналистлары алган. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар республика күләмендә радиофестиваль уткәрү кирәклеге турында да сүз кузгаттылар, аны аерым бер проект рәвештә әзерләп, грант алу ягын да  карадылар.

Ралия Фәтхетдинова