«Аналарга балаларын югалту ачысын татырга язмасын!»

Хәрбиләргә булышу ниятеннән Татарстан журналистлар берлеге игълан иткән «Сугышчыга — җылы табанча!» дип исемләнгән акциягә район газеталары редакцияләре дә кушылды.

«Кайбыч таңнары» («Кайбицкие зори») газетасының баш мөхәррире Луиза Сөнгатуллина язмасы.

«Бүген иртәдән үк редакциягә Илһам абый Хөснетдинов килеп керде. Кулындагы пакетыннан бер кочак табанча күренеп тора. Әле килешли Галия Кайбицкая музеена да солдатларга дип хәерен кертеп чыккан.

— Журналистларның шундый акциядә катнашулары бүгенгедәй катлаулы заманда бик мөһим. Алар тынычлыкка дан җырлый, игелекле, ярдәмчел булуларын күрсәтә. Шушы акция турында белеп тә, аннан читтән калучыларны йөрәк кабул итми. Әле көн озын, шуңа да редакциягә бара аласыз,- диде ул.

Әйе, изгелек җирдә ятмый . Сынаганым бар: син бишне бирсәң, үзеңә меңе белән әйләнеп кайта. Бу акция редакциядә эшләүчеләр өчен генә булса да, минем тынгысыз йөрәк бу хакта башкаларга да хәбәр итәргә куша шул. Бу — йөрәк эше. Бу — таләп итеп башкарыла торган гамәл түгел.

Журналистлар берлегендә ял көннәрендә дә эшлиләр.Алар республика редакцияләреннән җыелган гуманитар ярдәмне Украинага җибәрергә әзерли. Ходаем, тизрәк махсус операциягә нокта куелсын да, сөлектәй ир-егетләребез гаиләренә  әйләнеп кайтсын иде.  Шундый акцияләрдә катнашып, без дә җиңүгә үз өлешебезне кертәбез.

Солдатларга дигән товарны күп итеп алган өчен, Аяз аның бәясен төшергән,  40 сумга гына саткан.

Редакциягә бу җылы оекбашлар һәм табанчаларны китерүче үзенең кем икәнлеген әйтергә теләмәде, фотога да төшмәде. Күз яшьләре аша диялек теләген җиткерде.

— Без — аналар! Һәр бала өчен йөрәк өзгләнә.Һәркайсыбызның  улы, туганы тынычлык хакына шунда китәргә мөмин. Бүген минем балама да ярдәм кирәк булмас, дип беркем дә әйтә алмый. Аяклары. -туңмасын солдатларның, аларның барысы да — Кайбыч геройлары! -диде ул.

Әйтергә кушмаса да, подстанция хезмәткәре булын әйтмичә калдыра алмыйм.

Резедә апа белән Рәшидә апаны да бу акция битараф калдырмаган. Фотога да төшәселәре килмәде. Бер яхшылык мең яхшылыкка китерә, дигәч кенә чүт ризалаштылар. Аларның да дулкынланулары йөзләренә чыккан. «Аналарга балаларын югалту ачысын татырга язмасын,- диде алар!»

Луиза Сөнгатуллина