Балалар язучылары “Сабантуй”ны яңадан газета форматына күчерергә тәкъдим итә

Татар балалар язучылары “Сабантуй” журналын кабат газета форматына кайтарырга кирәк дип саный. Бу хактагы фикерләрен язучы-шагыйрьләр житкерде. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланган иде.

“Гомер буе “Яшь Ленинчы”, “Сабантуй”да эшләдек. Аның шушы хәлдә калуы бик әрнетә күңелне. Миңа калса, бу басма үзенең 95 еллыгына укучы кулына яңадан газета булып килеп керергә тиеш”, — диде шагыйрә Йолдыз Шәрәпова.

Ул әлеге идеясен хәтта Милли Шура тәкъдим иткән “Татарның үсеш стратегиясе”нә бер пункт итеп кертергә дә лаеклы дип саный.

“1961 елда, сугыштан соң да яңадан торгызылган басма ул. Аны теләүчеләр бар. Тотынучылар да булыр. Мөмкинлек кенә бирсеннәр”, — диде шагыйрә.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, газета һәм журналларны балалар язучылары җитәкләргә тиеш.

“Редакцияне җитәкләүчеләр гомер-гомергә балалар язучылары булган. Роза Хафизова, Газиз Мөхәммәтшиннар. Балалар өчен язганда балалар күңеле һәм аксакаллар акылы булырга тиеш. Андыйлар бездә бар әле. Алар бит бәйләнгән. Укучы юк икән — язучы юк, язучы юк икән — укучы да юк”, — диде Ркаил Зәйдулла.