Физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә депутат бүләге

ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов инвалидлар ункөнлеге кысаларында Зәй шәһәренең инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына 20 «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталары яздырды.



Инвалидлар ункөнлеге барган бу көннәрдә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр, депутатлар физик мөмкинлеге чикләнгән, социаль яклауга мохтаҗ булган зәйлеләргә район басмаларын яздырып бүләк итәләр. Бүген шундый мәрхәмәтле гамәлне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан яңа гасыр» телеканалы генераль директоры Илшат Әминов башкарды. Ул шәһәрнең 20е физик мөмкинлеге чикләнгән кешесенә 10 «Зәй офыклары», 10 «Новый Зай» газеталарын яздырды. Моңа кадәр дә Илшат Юнысович, социаль яклауга мохтаҗ булганнарга район басмаларын укып бару мөмкинлеген тудырган иде, киләсе яртыеллыкта да бу хәйрия ярдәмен дәвам итәргә карар кылды депутат.
— Шәхсән үзем массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле буларак һәркемнең ил, республика, җирле мәгълүматлардан хәбәрдар булып баруын телим. Ә дәүләт мәгълүмат чаралары ярдәмендә кешеләр имеш-мимеш хәбәрләрдән өстен тора. Мәгълүмати һөҗүм хәзерге вакытта бик көчле, ә без кешеләргә дөрес хәбәрләр алырга ярдәм итәргә тиешбез», — ди ул.

Зәй районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева, һәр яңалыктан хәбәрдар булырга яратучы актив физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең депутатыбыз ярдәменә рәхмәтле булуларын җиткерде.
— Бездә һәр газета җентекләп укыла, соңыннан кайбер материаллар, хәбәрләр буенча фикер алышулар да оештырабыз, газеталар редакцияләренә төрле сорауларга җаваплар эзләп мөрәҗәгать тә итәбез. Безгә район басмалары бик кирәк. Илшат Әминовка ярдәме өчен рәхмәт, — диде ул.

Шул рәвешле инвалидлар җәмгыятенә киләсе яртыеллыкта да депутаттан газеталар килү дәвам итәчәк.

Тулырак: https://zainsk-inform.ru/news/igelekle-gamal/fizik-momkinlege-ciklangannarga-deputat-bulage