Әгъзам Фәйзрахманов: «Кыю булган яшьләр бүген дә сыйфатлы мәкалә яза ала»

Журналистлар  берлегендә “Шәһри Казан” газетасында төрле елларда эшләгән редакторлар, журналистлар студентлар белән очрашты. Журналистика музеенда газетаның үз почмагын булдыру максатыннан беренче адымнар ясалды.

“Шәһри Казан”да эшләгән өлкән буын вәкилләре үзләренең архивыннан экспонатлар алып килде. Музейда яңа чорда, яңа үзгәрешләргә бәйле, ягъни 1990 елларда чыга башлаган газеталарның тарихы булмаган. “Шәһри Казан” янә беренче. Бу көнне  редакциягә нигез салган көннән хезмәт иткән «Эстония» радиоалгычы, газетаның 1990 елның 17 августында чыккан беренче саны, газета тарихында иң оста оештыручы, алыштыргысыз беренче баш мөхәррир Хәлим Гайнуллинның кул сәгате, каләме, ике кәләпүше музейга тапшырылды. Киләчәктә бу почмак газетаның истәлекле документлары белән тулыланачак.

“Шәһри Казан” газетасы үзе дә гел яңарып тора. Бер ел элек “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын чыгара башлады. Ә бит аның да үз язмышы бар. Татарстан Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова да бу очрашуны “Шәһри Казан”ның язмышы дип атады. Газетаның тарих битләрендә Мөдәррис Әгъләм, Вакыйф Нуриев, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова, Әхмәт Гадел, Чулпан Әхмәтова кебек язучы һәм шагыйрьләр эз калдырган. Миншәех Зәбиров, Әгъзам Фәйзрахманов, Равил Вәлиев,  Әмир Камалов кебек көчле урынбасарлар эшләгән. Шәһәр һәм район җитәкчеләре редакция җыелышларына килгән. Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин кебек олпат язучылар редакциядә еш кунак булганнар.

– Мин өлкәннәргә сокланып карап торам. Үзләре белән тарихны саклыйлар. Бүген тизлек, оперативлык заманы, әйберләрне хәстәрләп җыеп барырга да өлгермибез. 30 еллыкны зурлап уздыра алмадык. Редакциябез пандемия чорында өйдән торып эшләде. Җыелырга, күрешеп торырга кирәк, – диде “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров әлеге очрашуның әһәмиятенә басым ясап.

Дүрт баш мөхәррирнең  урынбасары булган Әгъзам Фәйзрахманов та газетада эшләгән вакытын сагынып искә ала:

– Эшләргә кызык иде, бик шәп состав җыелды. Бар мөхәррирләр көчле булды. Журналистның бер юнәлеше булырга тиеш. Мин хакимият эшлеклеләренә кереп сөйләшеп, шул көнне үк язма әзерләп бирә идем. Кыю булган яшьләр бүген дә сыйфатлы мәкалә яза ала, – диде ул.

Газетаның 6 ел баш мөхәррире булып эшләгән Илдус Илдарханов та килгән иде газетаны җитәкләгән елларны, “Шәһри Казанга” бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Хезмәттәшләре исә ул эшләгән елларда оперативлык, җаваплылык бик көчле булганын әйтеп үттеләр.

Очрашуда шулай ук әдәбият бүлеген алып барган Люция Хәбибуллина (ул бүген дә “Шәһри Казан”ның актив авторы), дин бүлеге өчен җаваплы булган Хатыйп Гәрәй,  озак еллар газетаның корректурасын алып барган бүген дә бик җаваплы хезмәткәребез Рәзинә Мәрданова,  газетаның аяклы тарихы Дамир Бәдриев, газетабызның дусты, шулай ук актив берсеннән-берсе йөрәккә үтә торган язмалары белән якын авторларыбызның берсе Фирдәвес Зариф һәм редакциянең сәркатибе Сәкинә Алтынбаева да бар иде.

– “Шәһри Казан”ны олуг кешеләр укып барды. Җаваплылык зур. Хәтерлим, “ислам динен яңартырга булдылар” дигән җөмлә кулдан киткән. Әмир Камалов чакырып, кем кушты аны яңартырга дип оялтып, җир тишегенә керердәй булдым. Алар өйрәтте, без бергә үстек. “Шәһри Казан”да өйрәндек, үстек, шуңа да бәхетлемен, – диде газетада сәркатип булып эшләгән Сәкинә Алтынбаева.

Өлкән буын “Шәһри Казан”да үткән елларның төрле чорларын, төрле вакытларын искә алды. Редакция Чистай урамына күченгән беренче елларда бинаның суыклыгыннан да иза чиккән, редактор бу хәлләрдән чыгу юлларын да тапкан. Әмма салкын бүлмәләрдә эшләп утырсалар да, гөрләтеп кичәләр оештырганнар, милли  җанлы аудиторияне үләренә туплап, бөтен республикага зур тираж белән таралган газета да чыгарганнар. Шушы 32 ел эчендә әлеге басмада  кемнәр генә эшләмәгән, кемнәр генә ил тарихын язмаган. Ә газета төпләнмәләре ул шушы елларның хәтер сандыгы. Әле нинди генә хәтер сандыгы әле. Өлкән буын журналистларын тыңлаганнан соң, алар белән үткәнгә сәяхәт кылган төсле булдык.

Рәсимә Галиева