“Каурый каләм” бәйгесенә йомгак ясалды

Өченче ел рәттән уздырылучы “Каурый каләм”дә  татарча яза белә, фикер йөртә торган балаларның иҗаты барлана. Буген яшь журналистларның “Каурый каләм” III Бөтенроссия конкурсынына йомгак ясалды. Ул беренче тапкыр Ф.Әгъзамов исемендәге  аудиториядә узды. Истәлекле чараны КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры Леонид Толчинский ачып җибәрде.

“Милли кадрларны әзерләүнең әһәмияте зур. Менә шундый иләкләр аша, ягъни  төрле конкурслар аша гына узгач, сыйфат турында сөйләшергә мөмкин”, – диде Казан федераль университеты профессоры Васил Гарифуллин. Аның татар журналистикасының үсешен, яшь кадрларга укырга мөмкинлек бирә торган чараларны барлавы да юкка түгел. Беренче курста укучы татар студентларының ТНВ гранты һәм хөкүмәт гранты аша бушлай укуларын да белдерде ул. ТНВ телерадиокомпаниясе директоры Илшат Юнысов  киләчәктә “Каурый каләм” бәйгесенең мең кешелек залларда зур тантана итеп үткәрүне теләде. Татар телле, татарча фикер йөртүче  татарча яза торган балалар кирәклеген белдерде ул. Бигрәк тә “Шаян ТВ” каналының эшчәнлеген күз алдында тотып. Анда эшләргә кадрлар кирәк булачагын да әйтте. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе  Илшат Эминов  киләчәктә журналистларга бюджет урыннары да булачагына ышанычын белдерде.

Каурый каләм бәйгесенең оештыручылар арасында “Ватаным Татарстан” газетасы да бар. “Бүгенге Тукай бәйрәме көнендә шундый чара уздырылуы үзе бер куанычлы хәл.  Киләчәктә сезне телевизор экраннарыннан күрергә, радиодулкыннардан ишетергә, матбугатта язмаларыгызны күрергә язсын дигән теләктә калам”, – диде газетаның баш мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанова.

Җиңүчеләрне котлаучылар арасында “Матбугат.Ру” порталы җитәкчесе  Данил Сәфәров та бар иде. Ул бәйгедә катнашучыларны “Сез журналистикага нәкъ вакытында килгәнсез. Хәзер төрле газеталар, сайтлар, ютуб каналлар эшли . Ә безне практика җибәргәндә өч басма бар иде. Берсе – “Ватаным Татарстан”, икенчесе “Мәгърифәт”, өченче – “Мехчы” газетасы. – диде ул үткәннәрне искә алып. – Заманча мәгълүмат чараларының  һәрберсенең асылында журналистика белемнәр салынган. Шул ук жанрлар, алымнар кулланыла”.

Кунаклар үз чиратында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Гран-прины Арча кызы  Талия Төхфәтуллина яулады. Публицистика номинациясендә  1 урында – Айгөл Шәрәфетдинова (Чүпрәле), 2 урын –  Рүзәл Шәрипов (Арча) һәм өченчедә Аделина Хисамова (Казан) җиңү яулады. Журналистика номинациясе буенча беренче урынны Ләйсән Мусина (Саба), икенчедә – Лилия Низамова (Кукмара). Айназ Сөләйманова  (Аксубай) өченче урынны яулады.

Материалны КФУ доценты, «Ватаным Татарстан» газетасы  корресподенты Рэсимэ Галиева  эзерлэде.