Әлмира Әдиятуллинаны искә алу мәҗлесе
Казан шәһәренең Ярдәм мәчетендә күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе, атаклы журналист, илебез мөселманнарының хокукларын яклаган һәм милли яңарышның чишмә башында торган Әлмирә Лотфулла кызы Әдиатуллинаны искә алу мәҗлесе узды.
Кичәдә дин әһелләре, танылган мөселман җурналистлары катнашты. Алар арасында олуг журналистларыбыз Роза Тухфитулова, Мөслимә Шәфик, Рәшит Минхаҗ бар иде.
Журналист Вәсилә Рәхимова Әлмирә Әдиатуллинаның истәлегенә багышлап чыгарган «Фидакарь Мөслимә»дип исемләнгән китабын очрашуда катнашучыларга тәкъдим итеп, болай дип белдерде:
-Әлеге китап әйдаман Әлмира апабызның исемен тарихта калдырыйк, килер буынннарга якты мирас буларак тапшырыйк дип тупланган истәлекләр китабы. Бу китап милләтен, мирасын сөйгән киң катлау җәмәгатьчелекккә тәкъдим ителә.