Мәгърифәтче, дин эшлеклесе һәм журналист Вәлиулла Якупов халкыбыз күңелендә яши

Казанда күренекле дин әһеле, мәгърифәтче, нәшир, «Иман” нәшриятына нигез салучы, педагог, тарихчы һәм Ислам яңарышы башында торган “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чарасы узды. Билгеле булганча, ул моннан 10 ел элек фаҗигале рәвештә һәлак була.
Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан туган. Ул Татарстан Диния Нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары  (2008—2011), Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (2011—2012) , тарих фәннәре кандидаты, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире иде.
2012 елның 19 июлендә Вәлиулла Якуп иртәнге сәгать унда үзе яшәгән өйнең керешендә билгесез зат тарафыннан атып үтерелә.
Вәлиулла Якуповның һәлак булуына 10 ел тулган көнне иртән бер төркем дин әһелләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең каберенә зиярат итте, Коръән укып, дога кылды.
Шул ук көнне Апанай мәдрәсәсендә «Татар дин галимнәренең тарихи фәннәр үсешенә керткән өлеше» дигән темага конференция узды. Чарада катнашучылар алдында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тарих фәннәре докторы академик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһиров, Татарстан Президенты Аппараты вәкиле Әскәр Гатин, Ислам динен кабул итүгә 1000 исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс Җиһаншин, Бөтендөнъя татар конгрессының аксакаллар Шурасы әгъзасы, журналист Римзил Вәлиев, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов, Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Афзалина һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Җыенда катнашучылар Вәлиулла хәзрәтнең искиткеч соклангыч шәхес булуын, аның дин ягыннан да гыйлемле булуын, шул ук вакытта җәмәгать эшләре белән дә актив шөгыльләнүен искә алды. Вәлиулла хәзрәт мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән дин әһеле, милләтпәрвәр, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе буларак тарихка керде.