Матбугатка багышланган хезмәт

Хезмәт юлының 12 елын район газетасы редакторы вазифасына багышлаган Венера Гаврилова юбилеен билгели.

24 гыйнварында «Зәй офыклары» газетасы иҗат коллективының остазы, хезмәт юлының 28 елын район матбугатына багышлаган, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Миңнулла кызы Гаврилова бу көннәрдә 70 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә. Без — аның күркәм хезмәтенең дәвамчылары мөхтәрәм матбугат ветеранын тәбрик итәбез.

Венера Миңнулловна 1954 елның 24 гыйнварында Чыбыклы авылында туа. Якты Күл авылы урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, әниләре һөнәрен дәвам итү теләге белән Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә. Ә 1976 елда югары белемле филолог районга кайтып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында хезмәт юлын башлый. Мәктәп елларыннан ук иҗатка тартылуы, фикерен матур итеп кәгазьгә төшерә алу сәләте яшь педагогны район газетасына алып килә. 1983 елдан алып ул «Знамя дружба» газетасында, сәнәгать бүлеге журналисты буларак, рус телендәге язмалары белән таныла башлый, соңрак бүлек мөдире итеп билгеләнә. Ә инде 1990 елда милли күтәрелеш чорында саф татар телендә мөстәкыйль төстә нәшер ителүче «Зәй офыклары» газетасы дөнья күрә башлауга Венера Миңнулловна шушы басма өчен җан ата, алай гына да түгел, ул газетаны булдыру өчен янып йөрүчеләр арасында була. Җаваплы сәркатиб, бүлек редакторы булып эшли, ә 1999 елдан «Зәй офыклары» газетасына баш редактор итеп билгеләнә. Бу вазифада ул лаеклы ялга киткәнче — 2011 елга кадәр хезмәт куйды.

Венера Миңнулловна — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен» (2002) медальләренә ия.

Лаеклы ялга чыккач та ул газетабыз белән элемтәсен дәвам итеп, күркәм язмалары белән укучыларыбызны бүгенге көнгә кадәр сөендереп тора. Дини юнәлештә махсус белем үзләштереп, үзәк мәчеттә хатын-кызлар өчен дәресләр бирде.

Автор:  Гөлнара Феофанова