Очрашулар күңелгә рәхәтлек бирә!

Балык Бистәсе районы Журналистлар берлеге әгъзалары яңа ел алды очрашуына җыелды.

Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2023 ел бездән китеп тә бара.  Яңа елга кергәндә, без – Журналистлар берлеге әгъзалары гадәт буенча бергәләп елдагыча очрашып, башкарган эшләребезне барлап, нәтиҗә ясыйбыз, фикерләребез белән уртаклашабыз.

Быел да әлеге очрашу Татарстан Журналистлар берлегенең Балык Бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Зарипова җитәкчелегендә узды. Очрашуда күп кенә китаплар авторы, журналист, «Бәллүр каләм» иясе, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина,  композитор, Күки мәктәбе директоры Халидин Әхәтов, Корноухово авыл мәдәният йорты җитәкчесе, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты, «Авыл офыклары» район газетасының актив хәбәрчесе Гүзәл Хәбибуллина катнашты. Әлеге чарага мин дә чакырулы идем. Мондый очрашуларга аеруча да сөенеп, яратып барам. Шулкадәр җылы, рәхәт мохиттә ял итеп кайтасың. Күренекле шәхесләрнең һәр әйткән сүзенә колак салып, ихлас аралашасың. Бүгенге очрашу да бик җылы рухта узды.

Гөлназ ханым Зарипова очрашу чарасын бик әзерлекле оештырган, һәр сүзен дикъкать белән тыңладык. Үзе дә һәрберебезнең сүзен тотып алып, сораулар бирде, әңгәмәбезне җанландырып, ялкын өстәп торды. Беребез дә ялындырып тормады.

– Бүгенге көндә Балык Бистәсе районыннан Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә 18 кеше әгъза булып тора. Быел әлеге рәт тагын бер шәхесебез белән тулыланды. Журналистлар берлегендә торучыларның һәрберсе үткен каләме, җор теле, күркәм иҗаты белән игътибарга лаек, иҗади, тырыш, уңган-булганнар. Нинди генә сорау, мөрәҗәгать белән шалтыратсам да,  шунда ук хәбәргә чыгалар. Елга бер тапкыр җыела торган взносларны да вакытында тапшырып барабыз. Бик зур рәхмәт сезгә, – дип сөйләде ул.

Агымдагы ел күбебез өчен күп кенә уңышлар да алып килде.  Арабызда күркәм бәйрәмнәрен – юбилейларын да бәйрәм итүчеләр шактый булды. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Идрис Аметов – 70 яшьлек юбилеен, Балык Бистәсе районы газетасында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрь Вазыйх Фатыйхов, «Бәллүр каләм» иясе, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина – 65 яшьлек, “Авыл офыклары” район газетасының җаваплы сәркатибе Фәрвәз Каюмова, композитор Халидин Әхәтов 60 яшьлек юбилейларын билгеләп уздылар. Әлеге очрашуда алар турында да искә алдык.

Күркәм очрашу төрле уеннар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Рәсимә Гарифуллина, Гүзәл Хәбибуллина үзләренең  шигырьләрен бүләк иттеләр, Халидин Әхәтов хикәяләре белән таныштырды. Гармунга кушылып, татар халык җырларын да башкардык.

Ихлас аралашу, очрашу күңелләрдә мәңге сакланыр! Алдагы елларда да очрашулар, күрешүләр насыйп итсен!

Автор: Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, журналистлар берлеге әгъзасы.