Онытылмаслык кичә булды!
Чакырган җиргә бар, диләр бит әле! Без дә Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә бер елларда, бер төркемдә белем алган Әлифел Маматова-Таразова белән бергә бардык бу кичәгә. Студент чакта менә шулай бергә-бергә ветеран журналистлар исеме астында кичәләргә йөрербез, дип уйлап та карамаган идек тә инде… Көлү катыш ямансулап шулай дип фикер дә алыштык әле!
Кичә бик ямьле булды! «Шаян ТВ» оештырган төрле музыкаль чараларда катнашып сәхнә йолдызларына әверелгән һәм әверелеп барган талантлы үсмерләр һәм балалар катнашында бик матур концерт булды. Киләчәк җырчылары, баянчылары, бик талантлы балалар бар икән бит! Татарча киемнәре шундый күркәм, җырлары күңелләргә үтеп керә торган!
Ә элеккеге елларда бергә эшләгән, гел күрешеп торган коллегаларны — хезмәттәшләрне яңа ел-2025 нче ел бусагасында күрү дә бик сөендерде. Бер-беребезгә бик матур теләкләр теләдек!
Күчтәнәч итеп зур, матур итеп бизәлгән тартма тулы кәнфитләр бирелде! Ниндиләре генә юк иде аларның! Әби икәнемне онытып, бәбигә әйләнүемне сизми дә калганмын. Ялтыравыклы, матур рәсемле кәгазьгә төрелгән кәнфитләрне тотып, карап озак юандым. Аннары тартмасына тутырып җыеп куйдым-торсын әле, оныгым килер, кунаклар да килмичә тормас яңа елда, диеп!
Автор: Журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран журналист Нәсимә Садыйк