Пәнҗешәмбе кичендә “Китап” радиосы төркеме белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!

21 июль кичендә Актанышта «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады.

Актаныш районының йөзек кашы булган “Актаныш таңнары” иҗтимагый-сәяси газетасы 90 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Бу уңайдан төрле күңелле чаралар, матур вакыйгалар циклы гөрли.

Чараны Актаныш мәдәният учагы вокаль ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрде. Тамашачыларны һәм ерак юлларны якынайтып килгән мәдәни десантны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева ихлас сәламләде. Соңыннан сүз “Китап” радиосыннан килгән нәфис сүз осталарына һәм җырчыларга тапшырылды.

“Актаныш-информ”ның “Актаныш таңнары” газетасы баш мөхәррире-җитәкчесе Айнур Гыймадиев та матур җәйге бәйрәм кичәсе белән котлады. Газетага язылып отыш уенында җиңүчеләргә сарык бәрәненә сертификат, телевизор бирелде.

Янәшәдәге генә мәйданчыкларда редакция журналистлары һәм матбугат хезмәткәрләре балалар өчен шаян уеннар оештырды. Бүләкләр өләште. Татарстан китап нәшриятенең китапларын да алу мөмкинлеге бар иде.

«Актаныш таңнары» заман белән бергә, бер-ике адым алданрак та атлый дисәк, һичшиксез ялгыш булмас.  Бәйрәм кичәсенә килгән һәркем яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алып өйләренә таралыштылар.