«Сөембикә» мәңгелек темалар турында яза

Татарстан журналистлар берлеге «Сөембикә» журналы белән берлектә редакция ветераннарын Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында  белем алучы студентлар белән очраштырды.

«Бу очрашуны күптән үткәрәсебез килгән иде. «Азат хатын» аннан соң «Сөембикә» булган журналыбызны укып үскән буын буларак,  бик яратам», –  дип башлады очрашуны Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова. Ул студентларны журнал тарихы белән таныштырды.

«Сөембикә» журналы ветеран журналистлары затлы, интеллектуаль, зур тәҗрибәле. Яшьләргә әйтер сүзләре дә бар. Очрашу чәй артында сөйләшеп узды. Җылы сөйләшүне журналның мөхәррире Лариса Маликова ветераннарыбыз белән таныштырудан башлады.  «Һәрбер ветераныбыз озаклап таныштыруга лаек, башкарган эшләре бик күп»,– диде ул. Очрашу чынлап та бик җылы узды. Ветеран журналистлар үзләренең эшчәнлекләре, үзләре эшләгән вакыттагы журналның роле турында сөйләде.

Заманалар үзгәреп, яңа технологияләр барлыкка килеп, журналистика мультимедиягә йөз тотса да, журналның кыйбласы үзгәрмәде. Моны «Сөембикә» журналы эпохасын башлаган ул вакыттагы баш мөхәррире Роза Туфитуллова да билгеләп узды. «Журнал гаилә җылысы, әниләр сүзе кебек мәңгелек темалар белән эш итте. Һәр язма безне уйландыра торган, кешелекне кеше итеп яшәтә торган темаларны яктырта. Алар бүгенге көндәге сәясәттән аз гына да ким түгел, югары да булырга мөмкин әле», – диде ул.

Ветераннарыбыз Марат Әмирханов, Роза Камалетдинова, Филисә Хәкимова,  Мәдинә Авзалова, Фирая Бәдретдинова, редакциядә эшләүче иң өлкән хезмәттәшебез Эльмира Закирова һәрберсе үз тарихын сөйләде, эш алымнары белән бүлеште. Студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. «Журналистика җиңел өлкә түгел. Ул үзеңнеке булса гына эшли аласың. Бар яклап ача алсагыз гына, теманы язарга алыныгыз. Шәхси тормышыгыз турында да онытмагыз. Кияүгә чыгып, балалар да табыгыз», – дип киңәшләрен дә бирделәр.

Ралия Фәтхетдинова килгән кунакларны «Татар журналистикасы тарихы музее» белән таныштырды, ветераннарга Өлкәннәр көне уңаеннаң Берлек әзерләгән бүләкләр тапшырды.

Автор: Чулпан Галиәхмәтова

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/sembik-mgelek-temalar-turynda-yaza