Санкт-Петербургта «Татар журналистлары клубы» эшли башлады

Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллегендә «Санкт-Петербург татар журналистлары клубы»ның беренче очрашуы узды. Бу хакта Вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге клуб Вәкаләтле вәкиллек каршында эшләячәк һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге тормышындагы, шулай ук мәдәни, милли һәм мәгърифәтчелек характерындагы чараларны яктыртачак.

Очрашуның көн тәртибенә клубның оештыру эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр, якын көннәргә эш планы кертелгән иде. Шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларында алдагы көннәрдә дөнья күрәчәк мәкаләләрнең темасы һәм графигы расланды.