Татарстан Журналистлар берлегенең Зәй бүлеге хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашты

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм җыюда Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлеге һәм “Зәй информ” коллективы да үз өлешен кертте. Барлыгы 15500 сум акча җыелып, аларга хәрбиләр өчен җиде костюм, 15 газ баллоны алынды. Егетләребезгә күтәренке рух бирер, туган яктагы яңалыклардан хәбәрдар булып тору өчен  “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” район газеталарын да җибәрдек.

Бу көннәрдә Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, аның улы Роман махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Валентин Александровичның — сигез,  Роман ике мәртәбә егетләр янына барды. Гуманитар ярдәм халык көче белән алынган “Газель” машинасы белән илтелде.

“28 гыйнварда юлга чыгып киттек, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләргә фольгоизолон, шуруповерт, газ баллоннары, мич-буржуйкалар, җылы костюмнар,   эчке киемнәр,  тепловизор, маскировка челтәрләре, тиз әзерләнә торган ашлар, окоп шәмнәре, йон оекбашлар, машиналарга запас частьләр, исемле посылкалар һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Аллага шөкер, машина шыплап гуманитар ярдәм белән тутырылса да, ярдәмне егетләребезгә тапшырып, әйләнеп кайттык”, — ди Валентин Александрович.

Тепловизорны “Татарин” позывноен йөртүче районыбыз егетенә аның соравы буенча алганнар. Тепловизор алуда эшмәкәр Валентина Фролова зур өлеш керткән:– 50 мең сумны ул биргән, 62 меңе әлеге хәрбинең туганнары ярдәме белән җыелган, калганын халыктан җыелган акчага түләгәннәр. Арабызда игелекле кешеләрнең булуына күңел сөенә. Бер эшмәкәр 100 пар җылы перчаткалар биргән.

Шулай ук хәрбиләргә ярдәм җыюда Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлеге һәм “Зәй информ” коллективы да үз өлешен кертте. Безгә “Алтынчәч” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кушылды. Уртак көч барлыгы 15500 сум акча җыелып, аларга хәрбиләр өчен җиде костюм, 15 газ баллоны алынды. Егетләребезгә күтәренке рух бирер, туган яктагы яңалыклардан хәбәрдар булып тору өчен  “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” район газеталарын да җибәрдек. Алар туган яктан килгән һәр хәбәргә, балалар хатлары һәм рәсемнәренә  сөенүләрен белдерәләр. Баулы, Бөгелмә егетләре дә безнең район газеталарын сорап алганнар.

-Егетләр туган яктан читтә якташлардан килгән һәр хәбәргә, һәр нәрсәгә сөенәләр. Яңа елда Кыш бабайдан  бүләк көтеп алган бала сыман, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да, һичшиксез, җиңү безнең якта булачак, дип белдерә. Ярдәм күрсәтүче, терәк булучы ныклы тылга рәхмәтле алар, — ди Валентин Александрович.
Беренче тукталу ноктасы Каменск-Шахтинск булган. Биредә алгы сызыктагы егетләр өчен кирәкле булган  әйберләрне калдырганнар. Шулай ук егетләргә моңарчы барып җитмәгән посылкаларны да юллап алып, алар хәрбиләрнең кулларына тапшырылган. Мелитопольдә Роман Атласов кайчандыр Североморскийда спорт залда каратэ белән бергә шөгыльләнгән дустын очраткан. Аларның инде 20 еллап очрашканы булмаган, язмыш аларны туган җирдән читтә — Мелитопольдә очраштырган.

“Гуманитар ярдәм җыюда район халкы бик зур ярдәм итте. Татарстан Журналистлар берлегенең Зәй бүлегенә дә зур рәхмәт. Берлектә торучы лаеклы ялдагылар  да үзләреннән өлеш кертте”, — ди Валентин Атласов.

Автор: Клара Ермолаева