Тукай безнең күңеләрдә!

24 апрель Татарстан Журналистлар берлегендә “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.

Чараның төп кунагы буларак Әмирханов Марат Әмирхан улы килгән иде. Исегезгә төшереп үтәбез, Марат абый Әмирхановка 22 апрель көнне 90 яшь тулды. Ул 60 елдан артык инде Журналистлар берлегендә әгъза булып тора.

Чараны КФУның югары журналистика факультетында укучы студентлар алып барды. Студентлар  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын искә алды, аның шигырьләрне сөйләде, аның мирасын барладылар. Чара исә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.