Зәй журналистлар берлеге хәрбигә бүләк җибәрде
Район журналистлар берлеге җыйган акчага алынган бүләк иясенә барып җиткән.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда Зәй журналистлар берлеге даими үз өлешен кертә. Бу юлы да без игелекле эштән читтә калмадык. Ватаныбыз чикләрен саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызга машинасын көйләү-карау өчен ачкычлар җыелмасы җибәрдек.
Әлеге Зәй егете хәрби зонада машина йөртүче булып хезмәт итә. Ул мондый бүләкнең аның өчен бик кирәкле, уңайлы булуын әйтеп, туган яктан ярдәм җибәргән Зәй журналистлар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Автор: Клара Еромолаева