«Бер канатым җурналистика, икенчесе шигърият»

“Авыл офыклары” газетасында озак еллар мөхәррир булып эшләгән, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның Татарстан Журналистлар берлеге йортында “Каләмем кайтавазы…” исемле иҗат кичәсе үтте. Анда танылган журналистлар, шагыйрьләр, шәһәр һәм районнардан редакторлар, каләмдәшләре килгән иде. Биредә чын мәгънәсендә шигырь, җыр, талант, иҗат бәйрәме булды. Зал шыгрым тулы, алма төшәрлек урын юк иде. Шагыйрьнең иҗатташлары, дуслары белән очрашуы күңелле атмосферада барды.

«Журналист каләм иясе буларак мин бәхетле кеше»

Вазыйх Фатыйхов 50 ел иҗатта. Ул 10 яшеннән яза башлаган. Лаеклы ялга чыкса да каләм тибрәтүдән туктамый. “Талантлы кеше барлык яктан да талантлы була” дигән әйтем бар. Бу сүзләр нәкъ аның турында кебек. 25 ел “Авыл офыклары” район газетасын җитәкләде. 300 гә якын җыр һәм 12 китап авторы. Янә, яңа китабы табадан төште генә. “Ул журналистлар берлегенең дусты да. 10 елдан артык президиум әгъзасы булып торды. Шуның кадәр үк ел “Бәллүр каләм” конкурсы- журналистларның дәрәҗәле бәйгесендә жюри әгъзасы иде.

Күптән түгел җәмәгать эшендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәсәй журналистлар берлегеннән “Һөнәри осталык алдындагы казанышлары өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. Күңеленнән, йөрәгеннән чыккан шигырьләрен тыңларга аның иҗатын якын күрүчеләр килде бүген бирегә”,- дип сөйли кичәнең алып баручысы, Татарстан Республикасы журналистлар берлегенең башкарма директоры, шул берлекнең журналистика музее мөдире Ралия Фәтхетдинова.

25 ел эшләү дәверендә Вазыйх абый мәктәбен узган 37 бала журналистика факультетын тәмамлаган. “Алтын каләм” бәйгесендә 3 бала Гран-при алган, 12се алдынгы урыннарга лаек булган. Алар Казанның дәрәҗәле гәҗитләрендә, телевидение, радиода эшлиләр, каләм тибрәтәләр.

«Журналист һөнәрен сайлаганыма үкенмим. Төрле еллар, төрле вакытлары, авырлыклары, шатлыклары булды. Журналист буларак бик матур еллар кичердек. Кеше күзенә туры карап йөрерлек мөмкинлегең булу иң зур бәхет икән ул. Бер канатым журналистика булса, икенче канатым минем шигърият булды. Алар челтәр бәйләгән кебек бер-берсенә үрелеп бардылар. Мин моның белән икеләтә бәхетле булып яшәдем. Бүгенге көндә күп китаплар чыгардым. Әдәбияткә, шигърияткә, җырларга кагылышлы дисклар, китаплар эшләдем»,- ди Вазыйх абый.

Лаеклы ялда булуына карамастан иҗат итүдән туктамый. Шушы көннәрдә тагын бер китабы дөнья күрде аның. “Халкым хәтереннән кайтаваз” дип атала ул. Әлеге китап район тарихында матур эз калдырган 40 легендар шәхес турында. Бәлкем, бүгенге һәм киләчәк буын өчен энциклопедик кулланма да булыр әле ул. Тагын ике китабы табадан төшергә тора икән. Берсе күптән түгел югалткан әнисенә багышланган, икенчесе балалар китабы.

Кичә Вазыйх абыйның шигырьләрен уку, җырларын башкару, аның адресына җылы, мактау сүзләрен әйтү белән үрелеп барды. Оныгының (Артур Мөхәммәтшин) Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве Вазыйх абый талантына, кан дәвамына бер дәлил булды.

Шагыйрьнең гаилә дуслары җырчы Рөстәм Закиров һәм аның улы Айрат, Балык Бистәсе йолдызлары Венер Мөбәрәкшин, Сергей Фалин чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәп тордылар. Кичә барышында шагыйрь белем биргән укытучыларын да искә алды, яшәү дәверендә теләктәшлек белдергән, ярдәм иткән дуслары, каләмдәшләрен әйтеп узды.

Алар да Вазыйх абый белән бәйле булган кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр, аның талантына бәя бирделәр. Соңыннан Вазыйх абый журналистлар музеена истәлек- ядкяр буларак 1952 елгы, үзе шактый дистә –йөзләгән шигырьләрен баскан язу машинасын һәм шахтадан алып кайткан зөбәрҗәт ташны бүләк итте.

Гөлназ Зарипова