Душевно, ярко, запоминающе…
О том, как отметили профессиональный праздник местные отделения нашего союза. Репортажи наших коллег.
Альметьевск:
— Журналисты, фотографы, видеооператоры, корректоры, дизайнеры — работники СМИ Альметьевска собрались вместе отметить профессиональный праздник. Началось торжество с коллективного исполнения песни о трудовых буднях журналистов. И это неслучайно, ведь в этот раз праздник проходил в клубе авторской песни. Приветствовала и поздравила коллег председатель Альметьевского отделения Союза журналистов РТ Наиля Аль-Айюби.
Далее состоялось представление и приём новых членов в Союз журналистов РТ. Слова напутствия им сказали ветераны журналистики.
Руководитель клуба авторской песни Виктор Полуполтинов также поздравил журналистов с профессиональным праздником и исполнил под гитару любимые всеми песни.
Отмечу, что каждый раз альметьевские журналисты креативно отмечают свои праздники. К примеру, в прошлом году на 55-летие журналистской организации был сплав на катамаранах по реке Зай. А нынче звучали душевные песни и любимые мелодии в клубе авторской песни. Приятное общение, вкусные угощения и хорошее настроение — праздник получился особенно душевным и ярким.
Рамиля Хамидуллина
Рыбная слобода:
-Матбугат көне уңаеннан Балык Бистәсе бүлекчә җитәчесе Гөлназ Зарипова журналистларны китапханә-ял итү үзәгенә җыйды.
Түгәрәк өстәл артында фикер алышып утырулар еш була безнең. Үзенә күрә аерым бер үзгә атмосфера анда. Күренекле шәхесләребезнең һәрбер әйткән сүзен күңелгә сеңдереп, үз эшчәнлегеңә нәтиҗә ясап утырасың. Әйтәсе сүзләр, җиткерәсе фикерләр дә шактый җыелган. Әңгәмәбез вакытлы матбугат, район газетасының бүгенге тормышы, киләчәккә уй-планнар буенча фикер алышу тирәсендә бөтерелде. Яңгыраган фикерләрнең иң күбесе дә районыбыз газетасының бераз калынаеп, атнага бер тапкыр чыгуына карата булгандыр, мөгаен. Кайчандыр атнасына өч тапкыр чыгып, бүген инде атнага бер генә бастырылып, хәбәрләрнең халыкка күпмедер дәрәҗәдә искереп кенә барып ирешүе, вакытлы матбугатның җисемен юкка чыгарып, исемен генә калдыра кебек. Тик шулай да, каләме көчле журналистларыбыз, бар тырышлыкларын куеп, кулга тотып укырлык гәҗит нәшер итеп, үз укучысын тотып тора ала икән – бу инде үзе зур уңыш.
Әлеге чарада газетабызда байтак еллар эшләп киткән аксакалларыбыз тарафыннан “кыскылыкта – осталык” принцибына таянып эш итәргә”, “газетаны укучысын уйландыра торган язмалар белән баетырга”, “электән калган шаблоннарны читкә куеп, яңалыкка омтылырга” кебек бик тә кирәкле фикерләр, киңәш-тәкъдимнәр яңгырады. Баш мөхәррир Луиза Рашат кызы газетаның актив хәбәрчеләре Рәзилә Мөхәммәтрәхимова белән Гүзәл Хәбибуллинага редакциянең Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Гөлназ Зарипова, журналистлар берлегендә торучы юбилярларыбызны гомер бәйрәмнәре белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Каләмдәшләр җыелган җирдә, әлбәттә, уен-көлке, җыр-бию, шаяру – барысы да бар. Гөлназ Зарипова, шигырьләр, мәкальләр, җырлар туплап, төрле уеннар әзерләгән. Ә Вазыйх Фатыйхов белән Рәсимә Гарифуллина кунакларны иҗат җимешләре белән таныштырды.
Мондый очрашулар араларны якынайтып кына калмый, яңа иҗади үрләр яуларга да илһамландыра. Дәвамлы булсын!
Гүзәл Хәбибуллина