Журналистларның үз җыры бар хәзер

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә дә Татарстан матбугаты көнен билгеләп үттеләр. Анда республика матбугатында төрле елларда хезмәт куйган матбугат ветераннары чакырулы иде.

Бәйрәм уңаеннан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов котлау сүзләрен җиткерде. Ветераннарга мактаулы бүләкләр дә дә тапшырды. Журналистлар берлегенә җыелган һәркем турында аерым сүз алып сөйләргә була. Татарстан Журналистлар берлеге башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова  аларның һәрберсе турында сәгатьләр буе сөйли ала. Залда Мөнир Әһлиуллин, Марат Әмирханов, Габделбәр Ризванов, Әлфия Ганиева, Рөстәм Нәбиуллин, Индус Сирматов, Рәзин Нуруллин, Альбина Лексена, Любовь Агеева, Шамил Хамматов, Идрис Әмитов, Фәния Әхмәтҗанова, Владимир Белосков, Васил Гарифуллин кебек танылган шәхесләр күп җыелган иде. Аларның һәрберсе радио һәм телевидениедә, вакытлы матбугатта армый-талмый хезмәт иткән журналистлар.

Матбугат очрашуының кызыклы мизгеле булып “Журналистлар” җырын тәкъдим итү булды. Аны заманында “Социалистик Татарстан”ның 50 еллыгына журналист һәм язучы Касыйм Тәхау язган булган. Музыкасын Рөстәм Яхин иҗат иткән. Тик нигәдер җыр популяр булып китә алмаган. Җырга бүген журналистларның якын дусты Мирсәет Сөнгатуллин кабат җан өргән. Әлеге җырны эзләп табуда һәм яңа тормыш бирүдә үзеннән зур тырышлыкны танылган журналист Габделбәр Ризванов күрсәткән. Җыр уңышлы гына килеп чыккан. Шулай итеп хәзер безнең үз җырыбыз бар.

Бәйрәм уңаеннан танылган журналистларны Татарстан Журналистлар берлегенә дә кабул иттеләр. Барыгызга да иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез. Бәйрәм белән хөрмәтле каләмдәшләр!


Автор: Рәсимә Галиева