Хәбәрчеләр белән очрашу

Күптән түгел, бүгенге көндә редакциягә зур ярдәм күрсәткән актив хәбәрчеләребезне, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларын эшлекле сөйләшүгә чакырдык. Хәбәрчеләр кем соң ул диярсез. Алар безнең,редакциянең, ышанычлы дуслары. Аларга без эш кушмыйбыз, алар үзләре безнең белән элемтәгә кереп, сорашып, кызыксынып мәкаләләр, шигырьләр язалар. Менә аларны, чәй табыны артына дәштек. Уртага салып сөйләшер, киңәшләшер сүзләр дә байтак җыелган иде. Аннан бигрәк хәбәрчеләребезгә безне ярдәмнәреннән ташламаган өчен рәхмәт әйтәсебез килде. Сәбәбе бар – күптән түгел, Татарстан Матбугаты көнен билгеләп уздык. Үзара сөйләштек, аңлаштык, бертуганнар кебек гапләштек. Һәркемгә үз сүзен әйтергә мөмкинлек туды. Киләчәктә дә мондый очрашуларны үткәрерлек мөмкинлекләр булып торсын иде.

Автор: Ленар Хуҗин, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Теләче районы