Зәйдә Татарстан журналистлар берлегенең җирле бүлеге әгъзалары очрашуы

Зәйдә Татарстан журналистлар берлегенең җирле бүлеге әгъзалары Яңа елда тәүге тапкыр очрашып, бу елга актив эшчәнлек планнары корды, район журналистлары яшәеше турында фикерләштеләр.

13 гыйнвар — Россия матбугаты көне алдыннан җирле бүлек очрашуын Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә район оешмасы җитәкчесе Гөлнара Феофанова һәм журналист, китапханәче Чулпан Шәйхиева оештырдылар.

«Барыгызны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Журналист сүзе һәрчак үткенлеге, мөһимлеге белән билгеләнә, алга таба да сезгә нәтиҗәле иҗат уңышлары телим. Ә 2024 елда район журналистлары эшен иҗтимагый хәрәкәттә тагын да активлаштырырга чакырам», — диде Гөлнара Миңнулловна берләшмә әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Очрашуда иҗат әһелләре ел дәвамында хәйрия чаралары оештырырга, экологияне саклауга өлеш кертергә, районның күренекле журналистларын барлап материаллар тупларга һ. б. эшләрдә актив булырга сүз куештылар. Сөйләшү түгәрәк чәй өстәле артында барды. Алга таба да мондый киңәшмәләрне фикерләшү кирәк булган саен оештырырга карар кылынды.

ТР Журналистлар берлегенең Зәй бүлегендә бүгенге көндә 15 кеше исәптә тора, шуларның 10сы — эшләүчеләр, 5се-лаеклы ялдагылар.

Автор: Энҗе Әгъләмова